Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Янгын сүндерүче тәүлек әйләнәсе эштә (30 апрель һөнәри бәйрәмнәре)

Рамил Наил улы Шәңгәрәев янгын сүндерүче булып хезмәтен башлый, укып кайткач, бүлекчә командиры була. Гади генә командир түгел, ә иң яхшысы. Әлеге исемне ул “Һөнәре буенча иң яхшысы” дигән конкурста яулый.

Аның көчле җилкәсендә – уннан артык янгын сүндерү. Яхшы хезмәте өчен берничә тапкыр бүләкләнде ул. Төп хезмәтеннән тыш, ул спорт һәм үзешчән сәнгать бәйгеләрендә дә уңышлы гына чыгыш ясый. 11нче янгын сүндерү частенең  шундый уңган-булган егете ул.

Рамил хатыны Миләүшә белән ике бала тәрбиялиләр. Миләүшә ханым Иске Иштирәк мәктәбендә эшли, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, инглиз теле укыта. Уллары Нияз Шөгердә Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлый, кызлары Нәзилә 7нче сыйныфта укый.

Алар үз йортлары белән Иске Иштирәктә торалар, маллар тоталар. Үз йортлары булгач, балалар да кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә, хуҗалыкта төп ярдәмчеләр дә алар. Бу гаиләдә хезмәтне яратып үсү тәрбиясенә нигез салынган.

Рамилнең әтисе Наил Камилович озак еллар “Лениногорскнефть” идарәсендә компрессорлар җайланмасы машинисты булып эшли, әнисе Асия Әнвәровна 10 елдан артык пионервожатый, аннары 27 ел Иске Иштирәк сельсоветында секретарь булып эшләде. Хәзерге вакытта алар лаеклы ялда. Алар балаларына үрнәк булып тора, гадел хезмәт белән эшләгәннәр. Наил Камиловичның фотосы һәрвакыт Мактау тактасында торды. Аларга лаеклы ул үстереп биргән өчен зур рәхмәт сүзләре әйтәбез.


Рамил бик матур итеп гармунда уйный, җырчы Салават Фәтхетдиновтан ким җырламый. Җырлау сәләте кызына да күчкән. Алар менә дигән итеп дуэт та башкара.


Узган ел үзешчән сәнгать составында катнаштылар, 13 коллектив арасында безнең янгын сүндерү часте икенче урынны алган иде. Быел ел башында Рамил волейбол буенча безнең җыелма команда составында катнашты. Команда беренче урынны һәм Кубок  алып кайтты.


Менә шундый актив, җитез ул, безнең ветераннар эшен дәвам итә Рамил. Бер нәрсәгә дә карышмыйча, тырышып эшләгәне өчен рәхмәт әйтәбез. Шәңгәрәевлар гаиләсенә һәрчак уңыш елмайсын.


Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Сәламәтлек һәм уңышлар телим.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Наил Гыйльметдинов, 11нче янгын сүндерү частенең ветераннар советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев