Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй-Каратай китапханәсендә укучылар еш була (фотолар)

Зәй-Каратай авыл китапханәсендә рус язучысы Евгений Носовның 95 яшьлеге уңаеннан «Табигать җырчысы - Евгений Носов» дип исемләнгән әдәби уку үткәрдек.


Китапханәгә китап яратучы укучылар килде. Уку өчен “Утыз бөртек” хикәясен сайладык. Укучылар белән хикәяне  бер сулышта укып чыктык, сөйләдек.   Язучының әлеге әсәре балалар күңеленә якын итеп язылган, кышкы тема күз алдына килә. Чара ахырында нәтиҗә ясалдык:  Е.Носов сүзләреннән чыгып,  кышын, бигрәк тә салкын көннәрдә кошларны ашатырга кирәк, шулай ук  бу хикәя безне китап яратырга өйрәтә икәнен ачыкладык. Дөрестән дә, китап укуны бернәрсә дә алыштырмый.

 

Гүзәлия Фәхретдинова, китапханәче

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев