Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй-Каратай укучылары кошларга карата кайгыртучанлык күрсәтә

Урамда кыш ае. Кыш ае үзенекен итеп бөтен җирне кар белән каплады. Кошлар өчен аеруча авыр көннәр башланды.

   Кышлаучы вак кошлар кышын салкынлыктан түгел, гадәти тулы кыйммәтле туклану булмау сәбәпле үлә. Шуңа күрә, кошларның популяциясен саклап калу өчен, аларның күбесенә тукландырырга кирәк.  

Без – Зәй-Каратай мәктәбенең 3 сыйныф  укучылары  кышын  авыр  хәлдә  калган кошлар  турында  кайгыртып,  бик  теләп  җимлекләр  ясыйбыз, эләбез.   Кошларны дөрес ашату кагыйдәләрен үтәп,  җимлекләргә  даими  рәвештә  азык  салу  эшләрен  бик  теләп  башкарабыз . Алар шуңа күнегәләр һәм бу вакытны җиңел кичерәләр.

Язга чыккач мәктәп тирәсендә сыерчык оялары эләбез. Шулай ук   яз җитүгә мәктәп күләмендә  сыерчык оялары ясарга бәйге игълан итәбез. Бу эштә  башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаша.  Табигатькә  сакчыл  караш  күрсәтү,  кошлар  турында  кайгыртуда  3  сыйныф  укучыларның    да  өлеше  зур  дип  уйлыбыз. Башкаларны да  кошларга карата кайгыртучанлык һәм сакчыл караш күрсәтүегезне өндәп калабыз.


Гүзәлия Якупова, сыйныф җитәкчесе

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев