Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй -Каратайда балалар китабы атналыгы бара (ФОТОлар)

Балалар атналыгы кысаларында, үсеп килүче буынга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, Зәй-Каратай авыл китапханәсендә 12 март көнне " Маршак һәм һөнәрләр дөньясы»исемле танып-белү программасы үткәрелде.

Чара барышында балалар Самуил Яковлевич Маршак һәм В. Маяковский иҗаты белән таныштылар. Маршак үзе дә күпкырлы кеше булуын белделәр - ул проза һәм поэзияне генә язып калмыйча, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, мөхәррир һәм драматург да булган. Чарада шулай ук С. Я. Маршакның «Тере хәрефләр» шигыре укылды, укучылар яңа һөнәрләр белән таныштылар: наборщик, цинкограф, лоцман, штурман – шулай ук эшче һөнәрләр турында шигырьләр укыдылар.

Укучылар ике командага бүленде, төркемнәрдә эшләп, һөнәрләр турында ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, нинди һөнәрләр иң куркыныч, авыр икәнен аңладылар, логик күнегүләр һәм табышмаклар чиштеләр.


Китапханәче Гүзәлия Фәхретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X