Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Илдар Рәшид улы Хәсәнов 16.10.1983 — 05.01.2024

Гади, миһербанлы, хәтта урамдагы хуҗасыз эт-песиләр яныннан аларга ашарга бирмичә, битараф кына узып китә алмый иде – әнә шундый җылы сүзләр белән искә алдылар Илдар Хәсәновны.

Илдар 1983 елның 6 октябрендә дөньяга килә, ә бу вакытта әти-әнисе: Венера Әхнәфовна белән Рәшид Йосыпович Үзбәкстанда яши торган булганнар. Аннары гаилә Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәренә күченә. Монда Илдар зооветеринария техникумын тәмамлый. Соңрак алар Лениногорскига күчеп кайталар һәм биредә төпләнәләр.

Хәсәновлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә: Рафаэль, Илдар, Ильмира. Илдар абыйсының мебель салонында эшли. Кызганыч, Илдарның башта – 2015 елда әнисе, аннары 2019 елда әтисе вафат була.

Илдар моннан 14 ел элек Гөлчәчәк белән кавышалар, өч бала үстерәләр. Хәзер иң зурысы – Аязга 14 яшь, Әмиргә – 12, Самирәгә – 10 яшь. Хатыны әйтүенчә, Илдар балаларны да нык яраткан, аларның күңелен аңлаган, бала җанлы булган.
Илебездә махсус хәрби операция башлангач, Илдар да хәрби якташларыбыз белән бергә Ватанны саклау турында уйлана башлый.  2023 елның 2 октябрендә РФ Саклану министрлыгы белән 1 елга контракт төзи. “Илне саклау – ир-егет бурычы, мин анда булырга тиеш”, - ди ул гаиләдәгеләренә, туганнарына.

Хәрби операция зонасына кадәр хәрби өйрәнүләрдә була, аннары МХОга китә. Җае чыкканда өйгә шалтырата, хәлләрен белешкән, үзе белән бар да яхшы булуын хәбәр иткән.

Язмыш көтелмәгән борылышлар да әзерли шул. Шушы елның 5 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә, радиопомех взводы машина йөртүчесе – электрчы рядовой Илдар Рәшид улының гомере өзелә.  

31 гыйнварда Илдарны шәһәр мәчете яныннан хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: “Илдарның хезмәте никадәр җаваплы һәм куркыныч булганын аңлыйбыз. Илебез иминлеге өчен үзен кызганмады. Героебыз итеп, хәтерләрдә сакларбыз”, - диде.

#безненгеройлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев