Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Радик Марсель улы Шәйдуллин 03.08.1984 – 12.02.2024

Тыйнак, эшчән, гади авыл егете – әнә шундый сыйфатлар белән бәялиләр Радик Марсель улы Шәйдуллинны Карагай һәм Урдалы халкы.

Гүзәл табигатьле Карагай авылында Марсель белән Римма гаиләсендә икенче бала булып, 1984 елның 3 августында туа. Әти-әнисе үзләре дә авыл тормышын яратып гомер итәләр, уңган, эш сөючән гаилә. Шунлыктан улларына да шушы сыйфатларны тәрбиялиләр.

Радикның абыйсы Рамил, энесе Артур – өч туган бергә дус булып, туганлык җепләрен саклап үсәләр. Йорт-хуҗалык эшләрендә әти-әниләренә ярдәмче, таяныч булалар.

Радик Урдалы мәктәбендә белем ала. Сыйныф җитәкчесе Резидә Хәйруллина әйтүенчә, мәктәптә уку процессы вакытында кушылган барлык эшләрне дә эшләгән. “Укытучыларга да хөрмәте зур булды. Радик сабыр, оялчан гына егет иде”, - дип искә ала ул.

2001 елда мәктәпне тәмамлый һәм алга таба һөнәр алу өчен Самара өлкәсе, Камышлы политехник училищега укырга керә. 3нче разрядлы газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре ала һәм “С” категорияле машина йөртү хокукына ия була.

Армия хезмәтенә 2002 елда чакырыла. Самара өлкәсе Кряж шәһәрендә мотопехота бригадасында 1 ел хәрби укулар уза. Аннары “кайнар нокта”га – Чечняга китә. Хәрби хезмәтнең барлык авырлыгын күреп, 2004 елда туган авылына исән-сау кайта.
Авылда, колхозда эшли. Эшен дә җиренә җиткереп башкарган, җаваплы караган.

2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. Алар ике бертуган – Рамил белән Радик икәү хәрби бурычны үтәргә китәләр. Икәү бер взводта хезмәт итәләр. Кыска вакытлы ялда да булып китәләр. Менә тиздән, мартта тагын кайтырга тиеш булганнар. Тик  Радикның язмышына башкача язып куелган шул. Мотоукчы отделениесе стрелогы, рядовой Радик Шәйдуллин 2024 елның 12 февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Хәрбине туган авылы – Карагайга алып кайтып җирләделәр. Абыйсы Рамил озатуында кайтты. Соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән иде. Хәрбинең әти-әнисенә, туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл башлыгы Гөлшат Әхмәтова җиткерде. Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов Радикның әнисенә – Римма апага улына бирелгән Батырлык орденын тапшырды.

“Бик авыр кайгы безнең өчен. Әти-әнисенә сабырлык бирсен. Ярдәмчел егет булды. Мобилизациягә озатканда җиңеп кайту өмете белән киткән иде”, - ди Урдалы башлыгы Гөлшат Әнәсовна.

Карагай мәдәният йортыннан Екатерина Әхмәтова әйтүенчә, Радик һәрвакыт кешегә булышу ягын караган. “Ул Карагай авылында берсенә дә ярдәм итмичә калмады. Клубны бәйрәмнәргә бизәргә кирәк булганда, төшә, булыша иде. Зиратлар җыештыру өмәсендә, һәйкәл, клуб тирәсен чистартуда катнашты. Үзе оялчан, артык күп сөйләшми, тыйнак егет булды. Якташыбызның истәлеге күңелләребездә сакланыр”, - ди Екатерина Әхмәтова.

Хәрби Радик Шәйдуллинны соңгы юлга хөрмәтләп озаттылар. Авыл зиратында җирләнде. Урыны оҗмахта булсын.  

 

фото: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев