Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Ренат Рөстәм улы Насыбуллин (14.01.1989 – 20.06.2023)

Ренат Рөстәм улы Лениногорскида туа. 5нче мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан Суворов хәрби училищесына укырга керә.

Училищены 2006 елда тәмамлагач, Бөгелмәдә һөнәри училищеда белем ала, тепловоз машинисты белгечлеге алып чыга. 2008 елда армия хезмәтенә китә. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, хәрби-кыр шартларында, өйрәнүләрдә элемтәләр урнаштырырга, десантчылар төркемнәре белән самолетлар утыртырга һәм авиация техникасының навигациясен урнаштырырга өйрәнә.

2010 елдан Ренат язмышын Бөгелмә белән бәйли. Монда эчке эшләр бүлегендә эшли. 2022 елның 28 октябрендә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. 2023 елның 20 июнендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була.

27 июньдә Ренат Насыбуллин белән хушлашу мәрасименә әнисе, якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары һәм башка бик күпләр килде. Шулай ук Бөгелмәдән дә вәкилләр катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әнисе – Зөмәрә Хәйдаровнага лаеклы ул үстерүе өчен рәхмәт әйтте. “Улыгызның батырлыгы үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора”, - диде.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев шулай ук хушлашу сүзләре әйтте.

Ренат Насыбуллин хезмәт иткән хәрби частьтән килгән Александр Ионов Батырлык орденын хәрбинең әнисенә тапшырды.
Елена Даминова – хәрбинең хезмәттәше, аның турында җылы сүзләр әйтте: “Ул һәрвакыт ярдәмгә ашкынып тора иде. Һөнәри яктан да җаваплы, әйткән сүзен үти торган коллега булды. Хезмәттәшләр арасында ихтирам яулады, алар барысы да аны хөрмәт итте.

Ренатның туганы – Фәрит Расимович СВОга китәр алдыннан булган очрашуны искә төшереп, болай диде: “Хәрби операциягә китәрсеңме икән инде, дип сорадым. Ул исә: “Мин иптәшләрем белән бер рәткә басып, туган илне сакламасам, үземнең армиядәге беретымны ничек оялмыйча киярмен соң”, диде. Ул гел шундый булды – ярдәмчел, тугры, гадел”, - диде туганы.

Ренат Насыбуллинны “Ихлас” мәчете яныннан соңгы юлга озаттылар. Аны хөрмәтләп Тимәш зиратында җирләделәр. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

#БезненГеройлар

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев