4 август 2020 яңалыклары
-
Татарстан игенчеләренең тырышлыгы: беренче миллион тонна яңа ашлык уңышы әзер
Татарстанда урып-җыю башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 процентын тәшкил итә.
-
Көчле давыл бер авылны юк иткән
Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
-
Нәкъ менә шушы кешеләр «икенче дулкынның башлануын көтә»: белгечләр Татарстан халкының җавапсыз булуына борчыла
Татарстанлылар коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен онытып җибәрә. Бу үз чиратында әлеге инфекцияне йоктыручылар санының артуына китерәчәк.
-
Лениногорскида "Мобильник" чарасы башланды
3-31 августта республика территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында “Мобильник” оператив-профилактик чарасы үткәреләчәк.
-
Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә, кайбер үзгәрешләр дә кертеләчәк
Татарстан мәктәпләре яңа уку елында балаларны кабул итәргә әзерләнә. Куркынычсызлык һәм саклану чаралары эпидемиологик вәзгыятькә нигезләнеп көчәйтеләчәк.
-
Чит илдән Татарстанга керүнең яңа кагыйдәләре кертелде
Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре старт алды (фотолар)
3 августта шәһәрдә Ишегалды бәйрәмнәре башланды. Беренче бәйрәмне 2нче ТОС “Коммунальник” җәмгыяте белән үткәрде.
-
Россиядә ташламадан файдаланучылар өчен даруларга бирелә торган акча артты
Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәүләт тарафыннан түләнә торган препаратлар суммасын аена 886,4 сумга кадәр артты. Бу карар Россия Хөкүмәте сайтында чыкты.
-
Фәридә Әхмәтшина: “Кечкенә чагымнан ук яратып укыйм”
Укучыларыбызның фикерләре белән танышканда, “Заман сулышы”ның чын-чынлап гаилә газеты икәнлегенә тагы бер кат инанасың. Укучыбыз Фәридә Әхмәтшина газетны “Ильич васыятьләре” дигән исем белән чыккан вакытыннан бирле укып бара. Әти-әниләре һәрвакыт яздырып килгән аны. Хәзер Фәридә ханым үзе дә газеттан аерылмый.
-
Ике арадагы бәхәс пычак белән чәнчүгә кадәр барып җитә
Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә корсак турысына пычак белән чәнчегән хәлдә 44 яшьлек лениногорскилы ханымны алып киләләр.
-
Коронавирус судан курка
Бүлмә температурасындагы суда коронавирус тәнчекләренең 90 проценты тәүлек эчендә, 99,9 проценты - 72 сәгать эчендә үлә.