Фәридә Әхмәтшина: “Кечкенә чагымнан ук яратып укыйм”
Укучыларыбызның фикерләре белән танышканда, “Заман сулышы”ның чын-чынлап гаилә газеты икәнлегенә тагы бер кат инанасың. Укучыбыз Фәридә Әхмәтшина газетны “Ильич васыятьләре” дигән исем белән чыккан вакытыннан бирле укып бара. Әти-әниләре һәрвакыт яздырып килгән аны. Хәзер Фәридә ханым үзе дә газеттан аерылмый.
- Бала чагымнан ук район газетын яратып укыйм. Элек алдынгы колхозлар турында гел язып тора иделәр, авыл хуҗалыгы турында укырга аеруча ошый иде. Кызганыч, бүген бик күп кырлар чәчелми кала. Аларны эшкәртеп, колхозларны яңадан торгызу башланса, бу турыда бик тә теләп укыр идем.
Ә инде газетның бүгенге эчтәлегенә килгәндә, миңа барысы да бик ошый. Газет битләреннән район яңалыкларын белеп торабыз, төрле авыллар, аларның кешеләре турында язалар. Балаларның иҗат җимешләрен күзәтергә яратам. Котлаулар рубрикасы да бик матур. Таныш-белешләрнең гомер бәйрәмнәре турында газет битләреннән белеп торабыз.
Татар телендә чыгып килүче район газеты булу безнең өчен бик мөһим. Телне саклауда, татар халкына игътибар бирүдә район басмасының өлеше зур. Шуның белән ул безне җәлеп итә дә, – ди даими укучыбыз Фәридә Әхмәтшина.
Гөлназ Хәйретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев