Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида "Мобильник" чарасы башланды

3-31 августта республика территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында “Мобильник” оператив-профилактик чарасы үткәреләчәк.

Әлеге чараның төп бурычы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү. Һәм беренче чиратта бу транспорт чарасы белән идарә иткәндә телефонны кулга тотмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмалар белән куллануны күздә тота.

Руль артында барганда сөйләшү, смс хәбәрләр язу, социаль челтәрләргә керү шоферның игътибарын телефонга җәлеп итә һәм шуның нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтенә китерә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искәртүенчә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт чарасында йөртүчегә хәрәкәт вакытында телефонны кулга тотып сөйләшүләр тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф салына.
 

 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев