Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан игенчеләренең тырышлыгы: беренче миллион тонна яңа ашлык уңышы әзер

Татарстанда урып-җыю башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 процентын тәшкил итә.

 

Бүгенге көнгә республикада 1 млн 28 мең тонна ашлык суктырылган, 1 гектардан  40 центнер уңыш чыга. Суктырылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара, анда 62,8 мең тонна. Икенче урында Буа районы — 59,5 мең тонна, өченче урында  Тәтеш районы — 51,4 мең тонна.

Июль азагында һәм август башында һава торышының начарланып китүенә дә карамастан, урып-җыю темплары көчәя бара. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның чирегеннән артыгында җыелган. Мәсәлән, Яшел Үзән районында бөртекле культуралар — 33 процент, Әлки районында — 29 процент, Нурлат районында — 28,6 процент, Зәй районында 27,2 процент мәйданда суктырылган.

Иң югары уңыш алучы районнар:  Зәй (гектардан 62 центнер тәшкил итә), Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да бар.

 Узган елның шул датасына республикада 318,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык 32,7 ц/га булган.

Лениногорск аграрийлары әлеге 1 миллион тонна уңышка үз өлешләрен керттеләр. Бүгенге көнгә, 3 августка  районда 20 мең 200 тонна ашлык суктырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев