Нәкъ менә шушы кешеләр «икенче дулкынның башлануын көтә»: белгечләр Татарстан халкының җавапсыз булуына борчыла
Татарстанлылар коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен онытып җибәрә. Бу үз чиратында әлеге инфекцияне йоктыручылар санының артуына китерәчәк.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.
«Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуы, әлеге очракларның кимүе, икенче һәм өченче дулкын кисәтү чараларының дәрәҗәсенә, бүгенге көндә гамәлдә булган чикләүләрне ничек үтәвебезгә бәйле булачак», - дип искәртте ул.
Любовь Авдонина узган атнадагы бер вакыйганы мисал итеп китерде. Троллейбустагы 28 пассажир арасында ул үзе генә битлек һәм перчаткадан булган. Аның сүзләренчә, дүрт кеше битлекне ияк астына гына элгән, калганнарының шәхси саклану чаралары бөтенләй булмаган. Ведомство башлыгы урынбасары искәрткәнчә, нәкъ менә шушы кешеләр «икенче дулкынның башлануын түземсезлек белән көтә».
«Икенче дулкынның килүе сәламәтлек саклау системасына да, Роспотребнадзорның тырышлыгына да түгел, ә безгә, кешеләргә, безнең актив гражданлык позициясенә бәйле булачак», - дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев.
Ведомство вәкилләре искәртеп үткәнчә, социаль дистанция сакларга, кулны сабынлап юарга, битлек һәм перчатка кияргә кирәк.
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев