Көчле давыл бер авылны юк иткән
Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
Киров өлкәсендә коточкыч давыл Лойно авылындагы торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән.
Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән.
Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
"Типичный Киров" төркеме хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.
http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kchle-davyl-ber-avylny-yuk-itkn
Татьяна Шумайлова фотолары, https://vk.com/etotkirov?w=wall-32668519_562291
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев