Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә, кайбер үзгәрешләр дә кертеләчәк

Татарстан мәктәпләре яңа уку елында балаларны кабул итәргә әзерләнә. Куркынычсызлык һәм саклану чаралары эпидемиологик вәзгыятькә нигезләнеп көчәйтеләчәк.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Махсус җиһазлар таләп итмәгән дәресләрдән кала, барлык башка фәннәрне һәр сыйныф үзенә беркетелгән кабинетта гына үзләштерәчәк. Балалар арасында контактларны киметү максатыннан, дәресләрнең һәм тәнәфесләрнең расписаниесы үзгәртеләчәк. Әлеге таләп мәктәпкә кергәндә тән температурасын үлчәү вакытына да, ашау вакытына да кагыла», — дип аңлатты Алсу Мөхәммәтова.

Белем бирү оешмаларының эше санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүне күздә тотып оештырылачак. Куркынычсызлык кагыйдәләре Россиянең баш санитар табибының 16нчы карары нигезендә 30.06.2020 елда расланган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, һәр мәктәптә кулларны гигиеник эшкәртү, шәхси саклану чаралары, контактсыз термометрия өчен аппаратлар сатып алына.

Дәрес вакытында укучыларга саклану чараларын кию мәҗбүри булмаячак. Ашханәдә эшләүче хезмәткәрләр шәхси саклану чараларыннан булырга тиешлеге әйтелә.

«Россия мәгариф министры Сергей Кравцов үзенең чыгышында яңа уку елының беренче ике атнасында һәр мәктәптә укучылар сәламәтлеген күзәтүче медицина хезмәткәре булачагын, әлеге мәсьәләнең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенгәнен әйткән иде», — дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/04-08-2020/m-garif-m-f-n-ministrlygy-m-kt-pl-r-ukuchylarny-kabul-it-rg-zerl-n-5761068

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев