Чит илдән Татарстанга керүнең яңа кагыйдәләре кертелде
Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Үзгәрешләр беренче августтан үз көченә керде. Бу Россия Федерациясенең баш санитария табибы карары. Бүгенгә чит илләрдән килүчеләр өчен 14 көнлек изоляция гамәлдән чыгарыла. Бу даими рейслар белән чыгып йөрүче безнең гражданнарга да, Россиягә килүче чит ил гражданнарына да кагыла», — диде спикер.
Аның сүзләренчә, үзгәрешләр чит ил гражданнарына һәм хезмәт эшчәнлеге максаты белән килгән гражданлыгы булмаган затларга кагылмаячак, алар өчен изоляция мәҗбүри.
«Россия Федерациясе территориясенә һава транспорты белән киләчәк гражданнарыбыз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында урнашкан анкеталарны тутырырга тиеш булачак. Шунда ук анкета формасы урнаштырылган. Анкета датасы Россиягә очып киткәнче тутырылырга, ләкин рейска теркәлүдән дә соңга калмаска тиеш», — диде Авдонина.
Россия территориясенә килгәннән соң өч көн эчендә Covid-19 булу-булмауга анализ бирергә кирәк. Нәтиҗәне шул ук порталда урнаштырырга кирәк.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе әлеге мәгълүматларны алачак һәм, тест үтмәүчеләрне күзәтеп барачак.
Хезмәткәрләре чит илгә туристик максатларда яки командировкага китәргә планлаштырган эш бирүчеләргә яңа кагыйдәләр турында сөйләү бурычы йөкләнә. Әгәр дә Татарстанга чит ил кешеләре килсә, җитәкче яңа шартларның үтәлешен күзәтергә тиеш.
Любовь Авдонина сүзләреннчә, коронавируска тест ясатучы акчасына үткәрелә
https://tatar-inform.tatar/news/society/03-08-2020/chit-ild-n-tatarstanga-ker-ne-ya-a-kagyyd-l-re-gam-lg-ashyryla-bashlady-5760974
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев