Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ике арадагы бәхәс пычак белән чәнчүгә кадәр барып җитә

Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә корсак турысына пычак белән чәнчегән хәлдә 44 яшьлек лениногорскилы ханымны алып киләләр.


Патруль-пост хезмәте җинаять кылуда шикләнелүче элек тә хөкем ителгән 36 яшьлек ир-атны тоткарлый. Әлеге ир-ат әйтүенчә, Школьная урамындагы йортларның бер подъездында элеккеге сожительницасы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда, ике арада бәхәс чыга һәм ул хатынга пычак белән кадый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Элеккегеләр белеп әйткән: “Тинтәк белән көрәшмә, исерек белән сөйләшмә”. Шунлыктан исерек хәлдәге кеше сүз дәшсә дә, эндәшмәгез, аның белән бәхәсләшү турында уйлап та карамагыз. Исерекләр арасындагы бәхәс шаһиты булсагыз, зинһар, кысылмагыз, акыл өйрәтергә дә тырышмагыз.

 

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев