Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә ташламадан файдаланучылар өчен даруларга бирелә торган акча артты

Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәүләт тарафыннан түләнә торган препаратлар суммасын аена 886,4 сумга кадәр артты. Бу карар Россия Хөкүмәте сайтында чыкты.

 

«Бу 2020 елда социаль ярдәмгә бюджет чыгымнарын 988 миллион сумнан артачак», — дип сөйләделәр Министрлар Кабинетында.

Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин.

Акчалата компенсацияне алу өчен ташламалы препаратлардан баш тартырга мөмкин. Моның өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.

Ташламадан файданалучы категориягә хроник авырулары булган гражданнар, инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалар (күп балалы гаиләләрдә — алты яшькә кадәр), шулай ук хәрби хәрәкәтләр , шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары, чернобыльчеләр, күчеп китү зонасында яшәүче кешеләр, Төньякның аз санлы халык вәкилләре керә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев