Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бер ел буе яки югалган акчалар хакында

Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам Бибарсовтан бер мәсәл.

 

«Бер кеше ашка мулла чакыра. Мулла киткәч, акчалары югала. Хатыны әйтә — мулла урлады, аннан соң югалды бит акча, ди. Муллага барыйкмы дип уйлыйлар — ире әйтә, ничек әйтәсең инде муллага акчаны урлагансың дип, ди. Бер ел буе шулай муллага кырын карап яшиләр.

Бер ел уза, тагын мулланы чакырырга кирәк. Уфтанып булса да, мулланы чакыралар. Мулла килә, ир белән хатынга читен инде, кыенсынып торалар. Аннары сөйләшеп китәләр. Хәзрәт, минем сиңа мөнәсәбәтем үзгәргәнне белдеңме, ди. Мулла әйтә, әйе, мин сизәм, син читләштең, ни булды, дип сорый. Теге кеше сөйләп бирә — хәзрәт, миңа әйтүе дә кыен, әмма син киткәч, акчабыз югалды бит. Мулла елап җибәрә. «Мин сезгә килгәч, тәрәзәдән искән җил белән өстәлегездән акча идәнгә төште. Мин аны алдым да, Коръән эченә тыгып куйдым. Коръәнне ачуга, акча табылыр дип уйладым. Ә сез бер ел буена Коръәнне ачып та карамагансыз, ди».

Чыганак: intertat.tatar

 

http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/ber-el-bue-yaki-yugalgan-akchalar-khakynda

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X