Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Берәр эшкә тотыныр алдыннан, “Аллаһы теләсә” дип әйтергә онытмыйк»

Гадәттә, алдыбызга берәр максат куйсак, үзебезнең гыйлемебезгә, тәҗрибәбезгә таянып: “Мин моны бернәрсәгә дә карамыйча эшлим, максатыма ирешәм”, – дип уйлыйбыз. Әйе, максатка омтылу, планнар корып, шул юлдан тайпылмыйча бару – бик яхшы сыйфат.

Әмма бернәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Аллаһыдан. Ул теләсә генә без морад-максатларыбызга ирешәчәкбез. Раббыбыз Коръәндә әйтә бит: “Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», – димә. «Мәгәр Аллаһы теләсә эшләрмен» (ин шәә Аллаһ), – дип әйт! Әмма моны оныткан чагыңда Раббыңны исеңә төшер һәм: “Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер”, – дип әйт (“Кәһаф” сүрәсе, 23-24нче аятьләр)”. 

Шуңа күрә берәр гамәлгә тотыныр алдыннан, “Аллаһы теләсә” дип әйтергә онытмыйк. 
Тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Күп кенә сәүдәгәрләр: “Тәҗрибәм зур, акчам җитәрлек, мин булдырам”, – дип зур эшләр башлап җибәрә дә, ахыр чиктә, банкротлыкка чыгып, бернәрсәсез кала. Ахырдан: “Аллаһы бирсә, Аллаһы теләсә, дип Аннан ярдәм сорамыйча, үземә генә таянып, эш башлаган идем, килеп чыкмады шул”, – дип үкенә башлый. 

Кайберәүләр эшкә урнаша да, иртәдән кичкә кадәр тырышып эшли. “Эшем дә, хуҗам да бик әйбәт, яхшы хезмәт хакы алачакмын”, – дип мактанып йөри. Әмма “Аллаһы теләсә” дип әйтергә оныта, һаман шул сәбәпләргә таяна, нәтиҗәнең Раббыбыздан булуын онытып җибәрә. Ахырдан исә хезмәт хакын тиешенчә түләмәүләре, яртысын кисүләре яки хуҗаларын алыштырып, эш хакын да киметүләре ачыклана. Әнә шундый сәбәпләр белән рәнҗетелгәннән соң, күктән җиргә төшкәч кенә, бар нәрсәнең дә Аллаһыдан икәнен, күпме генә сәбәп кылса да, үзеннән берни дә тормаганлыгын аңлый башлый. 

Тәкәбберләнеп, үзебезгә генә таянмыйча, ә бары тик Аллаһыга гына тәвәккәлләп, Аннан гына ярдәм сорап, Раббыбыздан гына хәерле нәтиҗә өмет итеп эшкә тотыныйк. Шул вакытта гына Аллаһы уңай нәтиҗәсен бирер, ин шәә Аллаһ. Озын сүзнең кыскасы: Аллаһы теләсә, дип әйтергә онытмыйк!

http://shahrikazan.ru/news/din/omga-vgaze-berr-eshk-totynyr-aldynnan-allay-tels-dip-yterg-onytmyyk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев