Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Дога, аятьләр язылган бөти, брелок тагып йөрергә ярыймы?

Сорауга Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов җавап бирә.

– Элеккеге заманда муенына кечкенә генә Коръән тагып йөрүчеләр булган. Алар моны кирәк чакта туктап, Изге китапны укып алырга мөмкинлек булсын өчен эшләгән. Бүген исә бу күренеш башка мәгънәгә ия. Күпләр күкрәккә дога язылган бөти тагам да ул мине саклап торачак, дип саный.

Әмма бу – мәҗүсилеккә тартым гамәл. Ник дигәндә, безне бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый. Бәхетне дә безгә фәкать Ул гына бирә. Шуңа күрә кеше үзе белән Коръән йөртсә, моның файдадан кала бер зыяны да юк. Әмма дога язылган бөтиләрне тагарга ярамый.

Өйгә, машинасына төрле аятьләр язылган әйберләр элүчеләр дә очрый. Бу әйберләр үзләре кешене сакламый. Кеше аларга караган саен Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, анда язылганнарны укып, үзенә файда алырга мөмкин.

"В.Т."
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев