Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ир кеше генә өшкерергә тиешме?

– Оныгыбыз бик елак. Әбиләргә дә күп йөрдек. Файдасы булмады. Күз тигәндә, ир кеше өшкерсә генә файдалы, диләр. Әллә чынлап та дөрес инде? Кайсы ир-ат өшкерүчене киңәш итәрсез икән?

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ«Сәләх» мәчете имамхатыйбы:

 Аллаһы Тәгалә өшкерү сәләтен, шушы көчне кемгә биргән, күз тигәннән шул өшкерергә тиеш. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Алар янына барырга ярый. Әмма сихерчеләр арасында да әфсен-төфсен итүчеләр бар. Имеш, алар да өшкерә. Яннарында намазлык, Коръән дә ятарга мөмкин.

Әмма бу күз буяу өчен генә. Мондый сихерче тозагына эләкмәс өчен, өшкерүче янына барыр алдыннан иң элек хәзрәт белән киңәшләшергә кирәк. «Андый кешене белмисезме? Аның турында берәр нәрсә ишеткәнегез юкмы?» – дип кызыксынсаң хәерле.

Беренче ишеткән кешегә ярдәм сорап чабарга кирәкми. Иң элек син үзең яки өшкерүгә мохтаҗ якыныңны мәчеткә алып кил. Хәзрәт үзе өшкерә алмаса, башка кешене тәкъдим итәчәк.

https://vatantat.ru/2022/11/96559/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев