Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Иртән укыла торган догалар

Һәр көнне иртән торгач, һәрберебез алдагы көнгә планнар кора. Кемдер эшкә җыена, кемдер өйдә кала, укучылар белем йортына юнәлә. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәрбарчабыз гамәлләрнең изге булуын тели.

Эшләр яхшы барсын дип, берәүләр багучыга мөрәҗәгать итә, ә кемдер исә фен-шуй өйрәтә дип, төрле сүрәтләргә өмет баглый. Янәсе, бу сын акча, мал китерә, ә бу рәсемне элеп куйсам, дошман явызлыгыннан сакланачакмын. Дөрес, уңышсыз чорында кеше әллә нинди чараларга әзер, тик боларның барысын читтән күзәтсәң, бигрәк тә көлкеле күренеш булыр иде. 
Безне юктан бар иткән, безнең фәкать бәхетле булуны теләгән Аллаһу Раббыбыз бәндәләренең мондый гамәлләрен күзәтеп бер дә риза калмыйдыр, чөнки кешегә авыр чакларында ярдәм итә алу кебек зур куәт бары тик Анда гына. 
Бөтен күңеле белән Аллаһка ышанган кеше һәр көнне иртәнге якта шул доганы укырга тиеш: 

“Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү”. 

Мәгънәсе: 
“И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде” 

Сәфәр догасы (юлга чыкканда укыла торган дога) 

/Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр! Сүбхәнәлләҙий сәххара ләнәә һәҙә үә мәә күннәә ләһү мукъринийн, үә иннәә иләә раббинәә ләмүнкалибуун! Аллаһүммә, иннәә нәс'әлүкә фий сәфәринә һәҙәл-бирра үәт-тәкъүәә үә минәл-гамәли мәә тәръда. Аллаһүммә, һәүүин галәйнә сәфәранәә һәҙә, үәтуи ганнәә бүгдәһ! Аллаһүммә әнтәс-саахибү фис-сәфәр, үәл-халийфәтү фил-әһл. Аллаһүммә инний әгүүҙү бикә мин үәгҫә'ис-сәфәр, үә кә'әәбәтил-мәнҙар, үә сү'ил-мүнкаләби фил-мәәли үәл-әһл/ 

Мәгънәсе: 
«Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра алмас идек. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз! Әй Аллаһ! Без Синнән бу сәфәребездә изгелек, тәкъвалык һәм Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз! Әй Аллаһ! Бу сәфәребезне безгә җиңеләйт һәм аның ераклыгын безгә кыскарт! Әй Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең халифе. Әй Аллаһ! Сиңа сыенам сәфәрнең кыенлыгыннан, начар нәрсәләрне күреп кайгырудан, байлык һәм гаиләгә бәйле бөтен начарлыктан!» (Үзең сакла!) 

Ярдәм сорап әйтелә торган дога: 

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкәс-сәбәәтә фил-әмри вә әс-әлүкә газиимәтәр-рушди вә әс-әлүкә шүкра нигъмәтикә вә хүснә гыйбәәдәтикә вә әс-әлүкә лисәәнән саадикан вә кальбән сәлиимән вә әгуузү бикә мин шәрри мәә тәэләмү вә әс-әлүкә мин хайри мәә тәэләмү вәстәгъфирукә миммәә тәгъләмү иннәкә әнтә галләәмүл-гуйүүб." 

Мәгънәсе: 
"Аллаһым! Диндә Синнән ныклык телим, тугрылыкта Синнән газимәт телим, нигъмәтеңә каршы шөкер итәргә телим. Сиңа гүзәл бер шәкелдә гыйбадәт итәргә телим. Аллаһым! Синнән тугры бер тел һәм сәламәт кальб телим. Аллаһым! Белгән зарарлы нәрсәләрнең начарлыгыннан Сиңа сыенамын, белгән нәрсәләрнең хәерен Синнән телим. Белгән һәр гөнаһым өчен Синнән мәгъфирәт телимен. Аллаһым, Син яшерен нәрсәләрне иң яхшы белүче." 

чыганак:https://vk.com/salamtlek

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

23

0

1

2

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев