Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «туган көнеңә Коръән ашы уздырырга ярыймы» дигән сорауга җавап биргән. Ул бу турыда Ютуб каналында аңлата, дип яза «Интертат».
«Әлбәттә, бу – нур өстенә нур. Туган көнебезне тагын ничек үткәрик? Бүләк көтәбез. Җәмәгать, безнең туган көнебез – ул әти-әниебезнең бәйрәме.
Без шушы көнне Коръән ашы уздырыйк, әти-әниләребезгә рәхмәт әйтик. «Мине таптыгыз, үстердегез, тәрбия бирдегез. Сезгә бик зур рәхмәт», – диик.
Алар инде булмаса, алар өчен дога кылыйк. Туган көнне Коръән ашы итеп уздырыйк», – ди хәзрәт.
http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/koriean-asyn-uzennen-tugan-konenda-utkarerga-iaryimy
https://photo.tatar-inform.ru/
Нет комментариев