Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Имамнарны авылга кайтару җиңел түгел

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев имамнарны авылга кайтару җиңел түгеллеген таныды.

 

Ул журналистларга Диния нәзарәтенең VIII корылтаеннан соң журналистларга эш хезмәт хакында гына булмавын әйтте.

«Авылга кайткан имамнар да ташлап китә, чөнки шәһәр имамы эшкә килә дә, кайтып китә. Ә авылда халык синең бакчаңны, сыерыңны, гаиләңне дә күрә, балаларыңны да белә, халык белән көн дә очрашып торасың. Хезмәт хакыннан бигрәк, шушы әйберне яшьләр күтәрә алмый», — диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый авылга кайткан имамнарга да, яшь белгечләргә тиешле ташламалар каралсын иде, дигән теләген җиткерде. «Яшь белгечләргә торак салу өчен бирелә торган субсидияләр, хезмәт хакына өстәмәләр бар — укытучыларга, табибларга да. Киләчәктә имамнар өчен дә каралса, шәп булыр иде», — дип белдерде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе 231 хуҗалыклы, 836 кеше яши торган авылда 30 ел имам булып торганын әйтте. «Мәчеттә коммуналь түләүне күмәк хуҗалыклар аркылы хәл итәбез. Яшьрәк белгечләр килсә, хезмәт хакын да шулар аркылы тәэмин итәбез. Эшмәкәрләрне җәлеп итәбез. Әкрен генә эш бара, грантлар да бар», — диде.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев