Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мин дингә ничек килдем?

Мин гаиләмдә милли тәрбия алып үстем. Әти-әнием туган телемә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләделәр. Ә дини тәрбиягә килгәндә, Коръән ашлары үткәрдек, гает көннәрен уздыра идек.

 


Тик мин кечкенәдән Аллаһка тартылып үстем. Үзлегемнән берничә дога өйрәндем. Ныклап дингә килү турында мәктәп елларында бик нык уйланмасам да, шәригать кануннарына туры китереп, матур итеп киенгән кызларны күрсәм, сок­ланып карый идем.

Студент чагында Казанда — лагерьда ял итү бәхете тиде. Анда Лилия исемле мөселман кызы белән таныштым. Ул минем яшьтәшем иде. Зәвык белән киенгән, матур, әдәпле итеп сөйләшә. Кечкенәдән үк 5 вакыт намазын калдырмый укый икән. Лагерьда ял итү тәмамлангач та, өйләребезгә таралыштык. Ә элемтәбез югалмады. Дустым миңа һәрьяктан да үрнәк иде.

Мин шәһәребездәге мәчетләрнең берсендәге дин нигезләрен өйрәнү дәресләренә язылдым. Әкренләп намазга бастым. Тормыш иптәшем дә үзем кебек дин юлында. Матур гаилә корып, ике ул, бер кыз үстерәбез. Бәхетемне Ислам динендә таптым дип, икеләнмичә әйтә алам.

 

http://yanarysh.ru

Алсу Шәехова, Ижау шәһәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев