Заман сулышы

Җомга намазына барабызмы, ничек укыйбыз

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Шура әгъзалары тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде.

 

Җомга намазына барабыз, әмма ул кыскартылып укылачак. Иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска, дигән тәкъдим кабул ителде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы Татарстанның мөселман дини оешмаларында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан карарлар кабул итте. Аерым алганда җәмәгать намазларыннан һәм кул биреп күрешүдән тыелып торган киңәш ителә.

 

Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы зат) катнашында башкарырга.

Реклама

Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.

Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз укырга.

Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

http://baltaci.ru

 

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: