Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Рәҗәб аена кердек

Мөселман халкы изге Рәҗәб аена аяк басты: 24 февраль, дүшәмбе көнне кояш баегач Хиҗри календарь буенча яңа ай фазасы – Рәҗәб ае башланды.

 

Бу уңайдан Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыкты. “Рәҗәб ае Раббыбыз тарафыннан аеруча олыланган 4 изге айның берсе булу өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора”, - дип белдерде мөфти.

Өч ай – Рәҗәб, Шәгъбан, Рамазан – фазыйләтле, өстенлекле айлар. Хәдисләрдә әйтелүенчә, Рәҗәб аеның беренче җомгасында Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Әминә никахлаша. Бу айда гаҗәеп могъҗиза була – Пәйгамбәребез Мәккәдән Иерусалимга сәфәр кыла – бу Исра дип атала. Шунда “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә күккә аша – монысы “Мигъраҗ” дип йөртелә. 

Менә шунда Раббыбыз мөселманнарга өч бүләк ясый: 5 вакыт намаз фарыз була, “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңә һәм Пәйгамбәребезгә “Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Рәҗәб – хәрәм ай санала, шуңа күрәһәртөрле гөнаһлар кылудан, сугышлардан тыелырга кирәк. Рәҗәб – хәерле гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен саваплар арттырып бирелә торган чор. Рәҗәб ае беленә башлауга Расүлебез өстәмә намазлан, догалар укыган, ураза тоткан, сәдака биргән.

 

http://atnya-rt.ru

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев