Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язарга тиешлеген әйтте

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язрга тиешлеге турында әйтте. Бу хакта мәчеттә оештырыла торган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

«Васыятьнамә дигәч, ничектер куркыта бит, шуңа кайберәүләр язмый. Ул ике өлештән тора. Матди, бу өлеше Коръәндә бәйнә-бәйнә язылган. Һәм икенчесе, минемчә, иң мөһиме — рухи өлеш. Мәсәлән, әбисе үзенең үгет-нәсихәтен, яхшы теләкләрен кызына язып калдыра икән, үзе бу дөньяда булмаса да, кызы васыятьнамәне алып укыса, шул сүзләрнең файдасы тияр, гаиләләр таркалмас иде», — ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Әгәр дә дин тәртипләренә карасак, кеше үз гамәлләренә балигатькә барып җиткәч, җавап бирә башлый. Балигъ булып саналган һәр кешегә васыятьнамә язу зарур. Гадәттә, күбесенчә гаилә коргач, балалар тугач язалар», — диде конкурсларның жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев