Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүе турында хәбәр итә

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә. Бу хакта нәзарәтнең сайтында язылган.

 

Намаз вакытларын төгәл билгеләү өчен барлык ислам дәүләтләрендә дә астрономик исәпләүләр кулланыла. 1917 нче елгы инкыйлабка кадәр бабаларыбыз безнең җирлектә дә шулай исәпләп килгән.


Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намаз вакытларын, төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килде.

Кояш офык артына күмелгәч, ул горизонттан югала. Кояш тирәнгәрәк бата барган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы да кими бара һәм бер арадан соң офыкта әүвәл шәфәкъ кызыллыгы, аннары аклык бетә. Шуңа күрә, иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч, таң беленә башлый, 15 градус чамасында кызыллык хасил була. Кич белән киресенчә, 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста шәфәкъ аклыгы бетә.

5 майдан август башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.

Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/05/185720/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев