Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен искәртә

Элегрәк намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде.

 8 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәргә кирәк, май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 8 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Шул рәвешле, 8 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:06 дип билгеләнгән), ә 9 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:14 дип билгеләнгән).

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, дип ассызыклый Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/191000/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев