Заман сулышы

Татарстан мөфтие: Күпхатынлылык - яхшы, чөнки хатын-кызлар ялгыз калмый

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күпхатынлылык яхшы эш, чөнки хатын-кызлар ялгыз калмый дип саный.

Татарстан мөфтие белән «Сорау-җавап» чыгарылышы Татарстан Диния нәзарәтенең Инстаграмдагы рәсми битендә урнаштырылган.

Камил хәзрәт бу мәсьәләгә ир-атның бөтен җаваплылык белән карарга тиешлеген билгеләп үтте.

«Ике, өч яки дүрт [хатын]. Әгәр сез, күпчелек ир-атлар кебек, куркасыз икән, бер белән канәгатьләнергә тиеш буласыз. Без ике фронтка караганда, бер тыл булдыру яхшырак, дип сөйләштек. Кеше шул хакта уйларга тиеш. Әгәр дә ул бик яхшы кеше булса, ике гаиләне карап тоту өчен аның җитәрлек байлыгы бар икән һәм ул вакытны дөрес бүлеп бирә алса, бу хатын-кызлар ялгыз калмасын өчен яхшы бит», — ди мөфти.

Реклама

Ул шулай ук намаз укымаган хатын белән яшәү дөресме, дигән сорауга җавап бирде. Камил хәзрәт сүзләренчә, иргә «хатыны да намаз укый башласын өчен үз үрнәгендә күрсәтергә кирәк». Ул хатынының диндә булмвы иренә тәэсир итми, дип аңлатты. Хәзрәт ике пәйгамбәрнең хатыны дин тотучы булмаганлыгын мисал итеп китерде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/religion/22-02-2020/tatarstan-m-ftie-k-phatynlylyk-yahshy-ch-nki-hatyn-kyzlar-yalgyz-kalmyy-5724553

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: