Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татарстанда Гошер көне игълан ителә

Татарстанда гошер сәдакасын җыеп аны мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания башланды. Шул нисбәттән 2019 елның 28 сентябре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнардагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырыла. Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар.

  •     2018 елда республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.
  •  
  •     Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193224/

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев