Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татарстанда гошер сәдакасын тапшыра башладылар

Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

Бу хакта Аксубай районы мөхтәсибе, район җамигъ мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында сөйләде.

Равил хәзрәт сентябрь аеның соңгы шимбәсе 26 сентябрьгә туры килүен, бүгеннән үк мәчет-мәдрәсәләр гошер сәдакасы кабул итә башлануын искәртте. «Халкыбызга якын булган гошер сүзе, җыеп алган уңышның бер өлеше дип атала. Шулай итеп, мөэмин-мөселман кардәшләребездән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, алма һ.б. алып килә ала», — диде ул.

«Ярдәм итү каныбызда да, җаныбызда да бар. Ул һәр мөселманның йөрәгендә булган гамәл. Мохтаҗларга, мескеннәргә өлешләребезне чыгару мәсьәләсенә 2017 елдан игътибар арта башлады. Шөкер, гошер сәдакасы ел саен арта бара», — диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. 

 

 https://tatar-inform

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев