Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Зәй-Каратайдан Тәслимә апа Шәрипова җиңүче булды

Зәй-Каратай авылының “Мөслимәләр” оешмасы каршында оештырылган хатын-кызлар вокаль ансамбле авылыбызда үткәрелә торган чараларда катнашып тамашачының хөрмәтен казанды.

Күптән түгел алар Бөгелмә шәһәрендә уздырылган  “Зәйтүнә” VII төбәкара дини мөнәҗәтләр һәм бәетләр бәйгесендә катнашып, зур уңышка иреште.

Коллективның моңлы җырчысы Тәслимә апа Шәрипова 18 яшьтән өлкәннәр арасында мөнәҗәтләр әйтү номинациясендә беренче урынны яулады. Ул бәйгенең Дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Авылдашлары бу коллективка рәхмәт сүзләре әйтеп, зур иҗади уңышлар теләп калалар.  

ФОТО: http://dumrt.ru/news/news_19741.html һәм Зәй-Каратай авыл җирлегеннән (диплом)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев