Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Алмаз Мирзаяновның хатынына ни булган?

Күптән түгел Алмаз Мирзаянов сөйгән кызы Зөлфирә Шәйдуллина белән гаилә кордылар. Кичә Зөлфирә инстаграмына хастаханәдә төшкән фото урнаштырды. Укучылар арасында имеш-мимеш йөри башлады. Кайберәүләр, хәтта, аны саклануда ята дип фаразладылар.

 

Бу сүзләргә түзә алмыйча Алмаз җавап кайтарды: «Зөлфирәм никахка ике көн кала егылып аягын җәрәхәтләндерде. Табиблар, гади генә ушиб дип кайтарып җибәрсәләр дә, аягы бик сызлады, авыртты, зууур шеш барлыкка килде. Никахта да, концертта да ых та итмәде матурым. Сабыр ул! Бер уйлап карасаң, тән сызлавына караганда кеше сүзе ныграк авырттыра. Бер атна эчендә сохранениегә яталар мени соң ул? Алай булса да, андый әйберне бөтен кеше каршында сорыйлармы инде?». Җырчы хатыны хакында борчылмаска куша, әмма сүзләрне бераз чамалап язарга сорый.  

Зөлфирә үзе дә күп көттермәде, бу хакта пост язды.  Анда ул соңгы көннәрдә булган хәлләр турында сөйләп бирде. Билгеле булганча, табибларның җавапсызлыгы аркасында җырчыга операция кирәк булып чыкты. «7нче городская больницага хәм травмотология булегендә эшләуче хәр табибка рәхмәт әйтәсем килә! РКБ больницасында кешенең сәләмәтлегенә шулай тозсыз карауга шак каттым! Алла сакласын! Кем белә бит, сызлауга чыдап компресс кына куеп яткан булсам нәрсәләр булып бетәсен», – дип язды ул.

Зөлфирәгә исәнлек-саулык теләп калабыз!

http://sahne.ru/kheberler/12777.html

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina

Фото:https://vk.com/almazik_vk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев