Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Анастасия Заворотнюк инстаграмда яза башлаган

Инде бер ел онкологик авыруга каршы көрәшүче Анастасия Заворотнюк инстаграмдагы битенә бик сирәк керә. Актрисаның һәм аның гаиләсенең бөтен көче хәзер яман шешне җиңүгә юнәлтелгән. Меңләгән тамашачылары да “прекрасная няня"ның тизрәк савыгып чыгуын көтә.

 13 апрельдә, актриса социаль челтәрләрдә якын дусты һәм фигуралы шуу остасы Татьяна Навканы туган көне белән котлады. Билгеле булуынча, Олимпия чемпионына 45 яшь тулды. Бу вакыйга хөрмәтенә Заворотнюкның Инстаграмдагы битендә беренче тапкыр 2019 елның 31 декабреннән яңа фоторәсемнәр барлыкка килде.

Кадрларда — Татьяна Навка һәм актрисаның ире Петр Чернышев боз тамашаларының берсендә. Актриса исеменнән котлауны ире язуы да ихтимал, Чернышевның Инстаграмда үз сәхифәсе юк. Моннан тыш, артисткага социаль челтәрләрдә кызы Анна Заворотнюк та ярдәм итә.  

Билгеле булуынча, Татьяна Навка, чыннан да, Заворотнюк гаиләсе белән бик дус һәм ул былтыр дәвалану өчен бер боз тамашасыннан җыелган акчаны да Анастасиягә тапшырган иде. Моннан тыш, спортчы Петр Чернышев Татьяна Навканың проектларында катнаша. Чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, бозга бер тапкыр чыккан өчен фигурист 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акча ала.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28866

Фото: Легион-медиа 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев