Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Азат Фазлыев: «Ит апкилегез әле, пожалуйста»

Артистларны концертларда буш итмиләр инде, чәчәк кенә түгел, төрле бүләкләр дә тапшыралар.

 

 

Җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларны бу арада Балык Бистәсендә корт белән сыйлаганнар. Ник дигәндә, Алсу үзенең инстаграмына корт яратам дип куйган булган. Азат «Хәзер бөтен холодильникта корт, корт кына ашап торабыз», ди.

Азат корттан туйган күрәсең, бөтен тыйнаклыгын учка җыеп, ит сорый. «Мин корт кына яратмыйм, холодильникта ит юк. Ит яратам, каз ите. Калган концертларда ит апкилегез әле пожалуйста», ди ул.

Хәзер Азатның фанатлары концертларга ит күтәреп килә башласалар аптырамабыз инде, тагы нәрсә сорыйсылары калды икән бу артистларның.

Автор: Г.Шарапова

http://www.sahne.ru/kheberler/13183.html

Фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев