Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Бүген Ришат Төхвәтуллинның туган көне.

Аңа 30 яшь тулды

Бүген Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Аңа 30 яшь тулды. Җырчы туган көнен тамашачылары белән үткәрәчәк. 30 яшьлек юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөрүче Ришатны якыннары, туганнары котлый. Җылы теләкләрне Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль директоры, продюсер Рифат Фәттахов та юллаган:

"Ришат биографиясеннән Ваһапов фестивален сызып ташлап булмаган кебек, Ваһапов фестивале тарихында да Ришат Төхвәтуллинның кабатланмас үз урыны бар. Ул минем продюсерлык хезмәтемдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Рәхмәт сиңа, Ришат! Хезмәтең, тырышлыгың, иҗатың, талантың өчен рәхмәт! Туган көнең, матур юбилеең котлы булсын!" - дип.

   Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24753

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев