Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
эстрада

«Бу хакта мин 3 кенә кешегә сөйләдем...»

Татарстан һәм Башкортостанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафат булуына кичә төгәл 3 ел булды. Татарларның күренекле шәхесенең якты истәлегенә багышлап, танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова язма урнаштырды.

«Хәния апаның вафатыннан соң, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Назыйрович һәм Габделхәй Биктаһиров искә алу кичәсе оештырдылар. Хәния апа белән бергә концертлар эшләү тәҗрибәсе булгангамы, мәрхүмә үзе дә мине якын итә иде, концертның сценарий һәм режиссурасын миңа тапшырдылар. Мораль яктан бик авыр концерт булды ул...

Әзерләнгән вакытта Габделхәй абый гомумән сөйләшә алмас дәрәҗәдә иде. Хәтерлим, Кадыйм Назыйрович бүлмәсендә киңәшмәгә җыелабыз, Габделхәй абый күз йоммый елый, мин авыз ачып сүз әйтә алмыйм, елыйм, Кадыйм Назыйрович уйга баткан. Артистларга рәхмәт, һәрберсе зур хөрмәт белән килде бу концертка. Афиша чыкканчы, кассада билет беткән иде. Икенче көн куйдылар, анысына да билет бетте, атна буена куйсаң концертны, атна буена халык агылыр иде, яраталар шул Хәния апаны.

Бу концертта еламыйча җырлаган артист булдымы икән, Габделхәй абый исә 3 көн концерт карый алмады... Филармония тирәли әйләнеп йөрде.

Ике көннән төш күрәм. Без, кече кызы Алсу белән, ишек янында басып торабыз, Хәния апа түрдәрәк Алиянең ике кулыннан тоткан да, ашыга-ашыга нидер сөйли. Үзе китәргә ашыга, яртылаш ишек ягына борылган үзе, һаман нидер аңлата... Аннары ишек катына килде дә, Алсуның кулын тотып сөйли башлады, мин янында саубуллашырга чират көтеп торам, шул чак миңа күз ташлады да, шундый җылы итеп елмайды һәм миңа таба иелә төшеп, ике кулы белән кулымны тотып: «Рәхмәт, акыллым», – диде...

Дертләп уяндым, чөнки ул аны ап-ачык итеп колагыма әйтте... Ул төш әле дә ап-ачык күз алдымда! Күп тапкыр язасым килде, нишләптер ышанмаслар, дип уйладым... Бүген менә язасым килде», – дип хатирәләре белән уртаклаша Замирә Рәҗәпова.


Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/bu-khakta-min-3-ken-kesheg-syldem

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев