Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – бүген оныклары Хафизның туган көне икән.

Моннан нәкъ 3 ел элек кызлары Динара аларга сөекле онык бүләк итә. «Син балдан татлы балабызның баласы», – дип матур теләкләрен җиткерә әбисе кечкенә Хафизга.

Хафизның әти-әнисен, әби-бабайларын шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез. Хафизга нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк телибез, әти-әнисенең җылысына төренеп, сөенеп һәм куанып яшәргә насыйп булсын!

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @dinalatipova


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев