Заман сулышы

Фирдүс Тямаев концерты лениногорскилы тамашачы ханыма бик кыйбатка төшкән

Фирдүс Тямаевның концертларында кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр булып тора.

Кайсы гына концерт язмасыннан тамашачылар игътибарына өзек тәкъдим итмәсен, көлдерә дә, уйландыра да ул. Шушы көннәрдә бер концертта аңа тамашачы ханым бронзадан чүкеп ясалган шиңмәс гөл бүләк иткән иде. Аны бу ханымның ире махсус ясаган. Фирдүс Тямаев бу бүләкне бик ошатып: “Ун ел концерт куеп мондый чәчәк бүләк иткәннәре юк иде әле. Мин моны ел саен хатыныма 8 мартка бүләк итәм әле. Бозылмый да... Супер. Менә бит! Что такое любовь!”, - дип гадәттәгечә уен-көлке белән җавап биргән.

Лениногорскида исә концерт вакытында бер ханым Фирдүс Тямаевка чәчәк бирергә чыкканда, концертка билет алырга барганда егылып, кулын сындырганын әйтте. Җырчы бу хәлгә бик уфтанып: “Бик кыйбатка төшкән бит бу концерт сезгә. Алланың рәхмәте яусын, исән-сау булыгыз. Үзегезне саклап йөрегез”, - дип, тамашачы ханыма күчтәнәчләр биреп, исәнлек-саулык теләп, урынына озата.

 

Реклама

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28114

Фото: скриншот инстаграм

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: