Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Гөлназ Асаева: "Безнең кебек нормаль булмаганнар бармы монда?"

12 августта Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов законлы никахка кергәннәр.

Моның турында Гөлназ үзенең Инстаграмында хәбәр иткән.

Өйләнешү өчен алар Уфаның Телецентр алдында урнашкан ЗАГС бүлеген сайлаганнар.   - Бары тик без генә офиска эшкә китеп барышлый язылышып чыга алабыз. Безнең кебек нормаль булмаганнар тагын бармы монда? - дип язган җырчы.  

Күп санлы җанатарлары аларны законлы никахлары белән котлаганнар һәм туйсыз, кунакларсыз гына өйләнешүләрен хуплаганнар.  

"Дөрес эшләгәнсез, нәрсәгә ул "показуха"? Туй - ул мәшәкать кенә, акча туздыру һәм нервлар бетерү", - дип язган берсе.   Әмма туйсыз өйләнешүгә каршы килүчеләр дә табылган. "Ник болай күңелсез? Туй бит ул гомерлек истә кала торган матур бер тантана, ак күлмәк, туганнар очрашуы...", - дигән икенчесе.  

Яшьләр 2020 елның җәендә Уфаның "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә никах укытканнар иде.  

"Өмет"

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34023

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев