Гүзәл Уразованың гаиләсе ишәйгән
Исем эзлиләр.
Гүзәл Уразованың гаиләсе ишәйгән — иҗади пар песи баласы алган. Тик менә кечкенә йомшакка исем таба алмыйча, аптырашка калганнар. Гүзәл Уразова исем сайларга булышуларын сорап, инстачыларга мөрәҗәгать иткән. «Өч көн песигә исем таба алмыйбыз. Авыр булмаса, языгыз әле берәр матур песи исеме», — ди җырчы.
Җырчының балалары песи янында мәш киләләр. Камилә песигә «Мурка» дип эндәшә.
Инстачылар песи баласына «Бәхет», «Милена», «Элис», «Лунтик», «Ириска», «Каспер», «Оскар», «Тәмлүшкә», «Компот» дигән исемнәр язганнар. «Данирныкы кебек Кәшифә дип кушыгыз». — дип тә комментарий калдырган берсе.
http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/gzl-urazovany-gailse-ishygn-video
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев