Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе...»

«Больница... Онкология... Дару исе...Тып тыныч... Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә.

Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында. ПАЦИЕНТ! Барлык сөйләшүләр бер темага. СӘЛАМӘТЛЕК. Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы... Бу һәркемгә кагылырга мөмкин... Кеше - бәхетле чагында, БӘХЕТЛЕ икәнен, сәламәт чагында СӘЛАМӘТ икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк...»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасындагы моңсу уйланулары белән халыкны борчуга салды. Ләкин, борчылырлык сәбәп юк, артист тамашачыларын тынычландырырга ашыга. «Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу больницадагы һәрбер табибка, мед. персоналга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында... Бик зур хөрмәткә лаек профессия - ТАБИБ», - дип табибларга дан җырлый Илсөя.

Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, дуслар!

 

http://sahne.ru/news/xeberler/ilsya-bdretdinova-bolnitsa-onkologiya-daru-ise

 http://sarman-rt.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-bolnitsa-onkologiya-daru-ise

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X