Заман сулышы

Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтә

Җырчы беркөнне Инстаграмына эче чыгып торган фотосурәтен урнаштыргач, төрле-төрле сүзләр йөрде.

Кемдер аны карантин вакытында тазарган ди, ә кемдер бәби көтә дип фаразлады.

Ландыш "Ирек мәйданы" газетасына биргән шәрехләмәсендә болай ди:

- Әлеге фото шулкадәр кызыксыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде, - ди җырчы.

Ландыш һәм аның тормыш иптәше Фәритне ихластан тәбриклибез. Йөклелек чоры җиңел узсын, сабый сау-сәламәт булып тусын!

Реклама

Чыганак

 

 http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/zizolyatsiyad-tik-yatmadyk-landysh-nigmtanova-chencheg-bbi-kt

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: