Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Лилия Муллагалиева: "Табибларны көтеп ятасы түгел. Алар үлә башлагач кына алып китәләр"

Моннан ике атна элек "Матбугат.ру"да Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева коронавируска тест тапшырырга мәҗбүр булуын язган идек.

Җырчы һәм дүрт бала әнисе бүген үзенең хәле турында болай дип уртаклаша: «Бүген, ниһаять, шәһәргә чыктым. Чирнең кайсы да җиңел түгел... Ә бу вирус бөтенләй кешенең яшәешен астын өскә китерә. Кем белән сөйләшә башласаң да бер тема - вирус. Үземдә тәгаен ковид булдымы-юкмы икәнен белмим. «Антитела»га биргән анализ юк дип күрсәтте, әмма ис, тәм югалу, тән авырту, йөткерү, температураның 39 булуы, тиз арада икеяклы пневмония ясалу шул вирусны кузаллата. Бу ниндидер арттырып сөйләнә торган чир түгел. Элегрәк кайдадыр еракта булган хәлләрне ишетсәк, хәзер үзебез, үзебезнең яндагылар авырый.

- Иң мөһиме, паникага бирелмәскә, тиешле даруларны, витаминнарны тулаем эчеп, кешеләр белән очрашмаска тырышырга кирәк. Үз көчегезгә күбрәк ышаныгыз! Табибларны көтеп ятасы түгел. Алар үлә башлагач кына алып китәләр. Мин моңа үзем инандым.

Яңалыклардагы саннар, статистика - бар да ялган. Тест унай күрсәтәме, күрсәтмиме - эш анда түгел. Ничек тә дарулар белән бу авыртудан исән калырга! Шунысы куркыта: кешелек дөньясының чирләр папкасында тагын бер әшәке чир пәйда булды»,- ди Лилия Муллагалиева.

Фото: скриншот инстаграм

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29643

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев