Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Мөнир Рахмаев биш айлык кызын күрсәтте

Җырчы Мөнир Рахмаев кызы Асмираның фотосын Инстаграм битенә куйган.

 

Кызларына 5 ай икән. Мөнир пост язып элгән:

«Минем мәхәббәтем, минем тормышым, минем бөтен барлыгым! Кызым, сиңа биш ай! Кем безгә шулай елмаеп кулларын суза? Ул безнең матур кызыбыз! Биш ай бүген сиңа, кояшым, котлыйбыз! Иң бәхетле булып, сәламәтлектә, безне сөендереп яшә! Кызым, без сине бик нык яратабыз! Бик озак кызыбызны сезгә күрсәтмәдем. Язылучыларым, Асмира кемгә охшаган?. Безнең кечкенә чактагы фотоларны һәм кызымның фотосын  куйдым» — дип язган ул.

Инста дуслары  Мөнир Рахмаевка җавапларын калдырганнар:

«Әнисенә охшаган», «Әтисе кызы», «Бәхетле, сәламәт булсын», «Күзләре әнисенеке, борын һәм иреннәр әтисенеке», «100 процент Рахмай!», «Икегезгә дә охшаган, тигезлектә үстерегез».

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев