Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Әнвәр Нургалиевның иске шөгылен яңартасы килә?!

Җырчы Әнвәр Нургалиев нәрсә турында хыяллана?

 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарә нәкъ менә Әнвәр Нургалиев хакында. Сәхнәгә менгәнче көтүче, комбайнер ярдәмчесе, урам себерүче, каравылчы, слесарь, балта остасы булып эшләгән, төзелеш өлкәсендә дә үзен сынап караган ул. Ә хәзер иске шөгылен яңартасы килә. Кечкенә чагында Әнвәр чәчәкләр үстергән. Апалары туган йорттан чыгып киткәч, алар үстергән гөлләрне гаиләдәге төпчек малай – Әнвәр карый башлый. Канәфер, гладиолус, георгиннарны яратып тәрбияләгәнен әле дә хәтерли. Ә менә яраткан чәчәге – розаны үстерә алмаган. Ул вакытта әллә үсентесен табу читен булган, әллә сатып алырга акчасы булмаган...

Ниһаять, быел төзелеп килгән йорты ихатасына розалар утыртканнар. «Шундый матур булып чәчәк аттылар, сокланып туеп булмый, алар арасында йөргәндә алган ләззәтне аңлатып бетерә алмыйм», – ди җырчы. Гастрольләрдән кайткан вакытларында яраткан чәчәкләре тирәсендә кайнаша: су сибә, чүпләрен утый.

Оранжерия ясау турында хыяллана Әнвәр Нургалиев. Төрле-төрле гөлчәчәкләр үстерү нияте бар. Мәктәптә укыганда биология фәнен бик яраткан. Яңа сортлар булдыру юллары белән кызыксынган. «Бәлки, яңа төр чәчәк тә үстерермен әле», – ди гүзәллек яратучы җырчы.

http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/yrchy-nvr-nurgaliev-nrs-turynda-khyyallana

http://sarman-rt.ru/news/shou-biznes/nvr-nurgalievny-iske-shgylen-yaartasy-kil

Фото: https://vk.com/anvarnurgaliev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X