Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина арасындагы мөнәсәбәтләр ачыкланды

Яшь җырчы Алия Карачурина 25 февральдә булачак беренче сольный концертына әзерләнә.

Шул вакытта инстаграмдагы подписчикларын да онытмый, алар биргән сорауларга җавап бирә. Сорауларның күбесе, әлбәттә, Ришат белән мөнәсәбәтләре турында.

-         Инстаграм, вконтакте битләрен үзегез алып барасызмы яисә аерым кеше бармы?

-         Үзем генә.

 

-         Сез Ришат Төхвәтуллин белән бергәме?

-         Юк, тынычлансагыз була.

 

-         Ришат белән никах булды диләр, шулаймы?

-         Юк.

 

-         Сез нишләп Ришат белән бергә түгел, бер-берегезне тулыландырып торасыз бит.

-         Тормышта без дигәнчә генә булмый шул.

 

-         Чын дусларың күпме?

-         Күп түгел.

 

-         Бөтен сораулар да Ришат турында икән монда.

-         Нишләптер мин шулай булыр дип уйлаган идем инде.

 

-         Айгөл Төхвәтуллина сезнең якын дустыгызмы?

-         Әйе.

 

-         Миңа сез никтер усал кебек тоеласыз.

-         Барысы да минем кәефемнән тора. Ә болай мин бер дә усал түгел.

 

-         Сольный концертка әзерлек ничек бара.

-         Әйбәт.

 

-         Урамда таныйлармы?

-         Бүген кибеттә бизәнмичә дә таныдылар.

 

-         Ришат концертта сезнең хакта сорау биргәч, без бергә дип җавап бирде.

-         Ул концертта беркайчан да андый сүзләр сөйләмәде. Сез моны уйлап чыгаргансыз.

Алиягә концертында уңышлар теләп калабыз, Ришат беләнме ул түгелме, бу аның җырчы булуына комачауламый бит.

 

Г. Шарапова

http://www.sahne.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев