Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы карады

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

 

Мондый масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстанның рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Салават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарлары бу инициативаны соклану хисе белән кабул итте. Алардан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды. Салават Фәтхетдинов сорауларга оригиналь җавап кайтарды.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды.   Социаль челтәрләрдә фикер алыша торган төп интрига барлыкка килде. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?!

Акция #айдадомой хештегы белән уза.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X